Рифат Зарипов белән интервьюдан өзек 👇 «Без туганнар белән бергә эшли башлагач, тирә-юньдәге, олы…
13.10.2026 · 7 326 просмотров · канал @ttatarlar
Рифат Зарипов белән интервьюдан өзек 👇
«Без туганнар белән бергә эшли башлагач, тирә-юньдәге, олы яшьтәге кешеләр миңа киңәшләрен бирделәр. «Рифат, кем туганы белән эшли инде, акча бүлешеп, сугышып бетәсез бит, иң күбе — бер ел сезгә», — диделәр. Казанга бергә күчеп, яши башлаганга 16-17 ел булды, ләкин хәзер дә шулай әйтүчеләр бар. Кайвакыт, сез нәрсә, бу әйберне көтәсез мәллә дип сорыйсы килә. Әгәр сез туганнарыгыз белән якын мөнәсәбәттә булмасагыз, дус-тату яшәмисез икән, без дә шулай ук яшибез дигән сүз түгел бит.
Миннән олырак булган кешеләргә мин дә киңәш биреп карыйм, сез дә туганнаргыз белән аралашыгыз дип, ләкин шалтыратмыйм да, сөйләшмим дә дигән сүзләр ишетәм. Туганыңның синен алдыңда гаеп бар икән, димәк синең дә гаебең бар, ә алар миңа җавап итеп: «Тукта, бергә эшләвегезнең башы гына, күрерсең әле нәрсә белән бетәчәген», — дигән сүзләр ишетәм. Күрергә язмасын, Аллага шөкер, ничек ниятләдек, шулай яшибез. Аллаһы Тәгалә шуннан аермасын. Безгә үзебезнеке җитә, кешенеке кирәкми».
Похожие публикации
- Васильчиковлар кофесы - аларның гаилә мануфактурасы, 10 елдан артык инде кофе кыздыру белән шөгыльләнәлар. Виталий Васильчиков –…
Кулинария. Тәм-Том Мәрьям · 22 334 просмотров - Мин бу капорны Әлфия кибетеннэн алдым. Макста сата ул.Шундый уңайлы эйбер. Гел шапка киясе килми бит, берэр мероприятиега…
БАКЧАЧЫ РӘМЗИЯ · 10 076 просмотров - “Винегрет” тәмле булсын дисәң... ▪️ яшелчәләрне бер төрле күләмдә алырга; ▪️ пешергәч, барлык яшелчәләрне бүлмә температурасына…
МИН- ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА · 7 726 просмотров - НИ ӨЧЕН 2–3 ТАПКЫРГА КҮБРӘК ТҮЛӘРГӘ, ӘГӘР ИСТАНБУЛДАН САТЫП АЛЫРГА МӨМКИН БУЛГАНДА? Таныш булыгыз, Аделя - ул Төркия базарын…
leisan_tutash · 15 495 просмотров - Ильнат! Туган көнең белән котлыйбыз сине! 💛 Син бүген — татар эстрадасының чираттагы баскычларын ышанычлы яулаган, халкыбызның…
Татарские клипы, эстрада, шоу бизнес 🌷 · 8 100 просмотров
Категория: Экономика · Регион: Республика Татарстан