МИН- ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА — канал в мессенджере MAX

“Винегрет” тәмле булсын дисәң... ▪️ яшелчәләрне бер төрле күләмдә алырга; ▪️ пешергәч, барлык…

15.09.2026 · 7 726 просмотров · канал @channel_min_hatinkiz

“Винегрет” тәмле булсын дисәң... ▪️ яшелчәләрне бер төрле күләмдә алырга; ▪️… — публикация канала «МИН- ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА»

“Винегрет” тәмле булсын дисәң...

▪️ яшелчәләрне бер төрле күләмдә алырга;

▪️ пешергәч, барлык яшелчәләрне бүлмә температурасына кадәр суытырга кирәк (җылы әйберләрне салкыннары белән бутасаң, салат тиз бозылачак);

▪️ “Винегрет” әзерләгәндә тимер савыт кулланырга ярамый;

▪️ яшелчәләрне суда түгел, ә фольгага төреп, духовкада пешерсәң, салат тәмлерәк була;

▪️шулай ук вак итеп туралган яшелчәләр дә салатның тәмен яхшырта;

▪️соус әзерләсәң, аны аз-азлап салып бутарга кирәк (соус савыт төбендә йөзеп йөрергә түгел, ә яшелчәләргә сеңәргә тиеш);

▪️чөгендерне аерым савытта соус белән бутап, аннан гына салатка салсаң, калган яшелчәләр кызармый;

▪️әгәр соус ясамыйча, көнбагыш мае белән генә бутыйсың икән, тозны яшелчәләргә башта салып бутарга кирәк (майда тоз эреми);

▪️ “Винегрет”ны өстәлгә бирер алдыннан бутыйлар, суыткычта саклау киңәш ителми.

Винегрет салатын яратасызмы, кызлар? Еш ясыйсызмы?

🔥 бик яратам

❤ еш ясыйбыз

💯 булса ашыйм, булмаса юк

🤗 исем китми

Шушы пост астында👇 үзегез ясаган винегрет рецептлары белән бүлешсәгез бик рәхмәтле булыр идек🙏

Открыть публикацию в MAX →

Похожие публикации

Категория: Юмор и развлечения · Регион: Россия