МИН- ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА — канал в мессенджере MAX

Чөгендер турында ☝Чөгендер тизрәк пешсен өчен берничә серен белергә кирәк: 👉 Пешерер алдыннан…

12.09.2026 · 7 832 просмотров · канал @channel_min_hatinkiz

Чөгендер турында ☝Чөгендер тизрәк пешсен өчен берничә серен белергә кирәк: 👉… — публикация канала «МИН- ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА»

Чөгендер турында

☝Чөгендер тизрәк пешсен өчен берничә серен белергә кирәк:

👉 Пешерер алдыннан чөгендернең тамыр очын кисмәгез. Киселгән урын аша шикәр һәм сок бүленеп чыга.

👉 Чөгендерне пешерергә кайнар суга салыгыз, кәстрүлнең капкачын ябарга кирәк. Болай ул сусылрак, тәмлерәк була, тизрәк пешә, витаминнары да күбрәк саклана.

👉 Чөгендерне тозсыз пешерергә кирәк.

👉 Суын саркыткач, өстенә салкын су агызыгыз. Температура аермасы чөгендерне йомшарта һәм аның кабыгы да җиңелрәк әрчеләчәк.

♨ Пешкән һәм чи килеш әзерләнгән чөгендергә дә сарымсак кушып ашау яхшы, ул ашказан – эчәк авырулары булган кешеләргә дә зыянсыз була. Иң мөһиме, һәрбер ризыкны күңел биреп әзерләргә кирәк икәнлеген онытмагыз!

Открыть публикацию в MAX →

Похожие публикации

Категория: Юмор и развлечения · Регион: Россия