Әтинең җикеренүе басылыр дип уйладык без. Һәркем үз урынында басып тора бирде. Әни минем якка бер…
30.09.2026 · 4 769 просмотров · канал @soylisem
Әтинең җикеренүе басылыр дип уйладык без. Һәркем үз урынында басып тора бирде. Әни минем якка бер генә күз салды, әтиегезне тыңлый күрегез, еламагыз дигән сүзен аңлап, мин төпчек сеңлемә барып ябыштым, имеш аны уйнатам. Еламасын гына, әтинең ачуын китермәсен. Әти, үз сүзе үтәлмәвен күрепме, әнигә барып ябышты. Чәченә ябышмакчы булып, яулыгын йолкып алды, аннары аны идәнгә бөтереп салды да, безнең күз алдында типкәләргә кереште. Мин куркуымнан акырып елап җибәрдем.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/xikaia/atine-kicerep-bulyrmy-iukmy
Регион: Россия