🌙 ЗӨЛХИҖҖӘ АЕНЫҢ БЕРЕНЧЕ УН КӨНЛЕГЕ Мөселман кешесе өчен иң олуг гыйбадәтләрнең берсе ул – хаҗ…
18.05.2026 · 23 160 просмотров · канал @mechet_eniler
🌙 ЗӨЛХИҖҖӘ АЕНЫҢ БЕРЕНЧЕ УН КӨНЛЕГЕ
Мөселман кешесе өчен иң олуг гыйбадәтләрнең берсе ул – хаҗ гыйбадәте. Хаҗ гамәлен зөлхиҗҗә аенда үтиләр. Бу ай тагын нәрсәсе белән үзенчәлекле?
Иң хәерле көннәр – шушы айның беренче ун көнлеге, бу көннәрдә кылган игелекләр Аллаһы каршында иң сөеклеләре булып тора, бу сүзләргә дәлил итеп:
«Изге гамәлләрне көннәрнең кайсысында гына кылсалар да, Аллаһ аларны ул көннәрдә (ягъни зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә) кылуны күбрәк ярата», – дип әйткән пәйгамбәребез ﷺ
Шушы хәерле көннәр – Коръән укырга зур мөмкинлек, садака биреп тә малыбызга бәрәкәт өсти торган зур игелек кыла алабыз. Туганлык җепләрен ныгыту нияте белән якыннарыбызның хәлләрен белеп кайту да яхшы.
Тәсбих (сөбхәнАллаһ), тәхмид (әлхәмдүЛлиләһ), тәкбир (АллаһүӘкбәр) әйтүләрне ешайтырга кирәк
Бу көннәрнең тагын бер үзенчәлеге шунда: тугызынчы көндә – бу көн Гарәфә көне дип йөртелә – ураза тоту да фазыйләтле гамәл. (26 май)
Пәйгамбәребездән ﷺ Гарәфә көнендә ураза тоту турында сорагач, ул:
«Бу көн уразасы үткән һәм киләчәк ел гөнаһларының гафу ителүенә сәбәп булып тора», – дип әйткән.
10нчы зөлхиҗә бәйрәм намазы укыла, корбан чалына (27 май). Гает намазын уку һәм вәгазь тыңлау өчен мәчеткә иртәрәк килергә тырышырга кирәк.
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler
Похожие публикации
- Хөрмәтле һәм кадерле Ләйлә Галиева! Сезне чын күңелдән иҗат юлыгызның бик мөһим, дулкынландыргыч һәм тарихи вакыйгасы — беренче…
Татарские клипы, эстрада, шоу бизнес 🌷 · 9 415 просмотров - Кайвакыт көндәлек мәшәкатьләр белән арып китәбез, бернинди романтика юк ... 😔 Ирең синнән күзен ала алмаган вакытлар, дәрт һәм…
gulnur_rezepti · 11 707 просмотров - Алла боерса быел Сэмир энебез беренче сыйныфка укырга бара📚Эни экренлэп мэктэп формаларын барлый башлаган🙏🏻Булэк итеп менэ шундый…
gulnur_rezepti · 10 196 просмотров - Гөлназ Асаева: «Бу постны постны татарча язам, чөнки картатай рус телендә сөйләшкәнне яратмый иде. Минем балачагым күпчелек нәнәй…
ТАТАРЛАР | Казан | Татарстан · 8 284 просмотров - Есть в жизни страх, который страшнее всех других страхов — больше страха смерти, больше страха одиночества. Это страх, что всё…
Митрополит Тихон (Шевкунов) · 90 515 просмотров