Илюза Галиахметова - Iluzyshka_tamlyshka- рецепты — канал в мессенджере MAX

Шулай итеп, әкрен генә Казанга юл тоттык матурларым❤️ Менә шулай кайтабыз да, китәбез.. Соңгы 2…

27.09.2026 · 6 335 просмотров · канал @iluzyshka_tamlyshka

Шулай итеп, әкрен генә Казанга юл тоттык матурларым❤️ Менә шулай кайтабыз да… — публикация канала «Илюза Галиахметова - Iluzyshka_tamlyshka- рецепты»

Шулай итеп, әкрен генә Казанга юл тоттык матурларым❤️

Менә шулай кайтабыз да, китәбез..

Соңгы 2 айлап, сизсәгез, каналларымны актив алып бара алмыйм...

1. Эшем нык күп... мин блог кына алып бармыйм..

2. Мин Әни, бар җиргә дә өлгерергә кирәк.. Кайвакыт, чатларны да укып өлгермим, ә быел безнең выпускной.. Әкрен генә әзерлек бара..

Әле инглиз теле дә, һәрбер 4 урок контрольный эшлиләр!

Бу атнада бию башлана Сәфинәнең, ә икенче атнадан мәктәпкә әзерләнү башлана, атна саен мәктәпкә йорисе була 😍

3. Мин Хатын- ә ул, повар, клининг, няня.. һ.б

Аны сезгә сөйләп торасы түгел, беләсез..

Кызганычка каршы, Мин үземә күп Ответственность алам, аны Ринатта әйтте инде..

Тагын бер начар ягым бар, мин уйладым икән, миңа аны хәзер эшләргә кирәк.. Белмим бәлки моның үзенең плюслары да бардыр...

Һәм шушы 2 айда минем уйларым 180* әйләнде дә куйды, бәлки аның сәбәбе дә бардыр.. Белки мин олыгаямдыр.. Белмим.. Бәлки буладыр ул кризисный вакытлар үз-үзең белән... Мин бик күп уйлый торган кеше, җитмәсә мин кеше өчен дә кайгыра торган кеше...

Ринат сүгә инде мине, ник соң синнән булышырга сорамагач та, мин булышам дип килеп керәсең ди...

Әлегә менә шулай... Сезгә бу арада каналым кызыкта түгелдер... Ләкин мин тырышам❤️

Һәм сезнең сорауларыгызны мин укыдым, тиздән тагын бер пост чыгар❤️

Рәхмәт шушы постны укыганыгыз өчен...❤️

Открыть публикацию в MAX →

Похожие публикации

Категория: Еда и кулинария · Регион: Россия