Ильсия Бадретдинова — канал в мессенджере MAX

Бүген Азнакай районында , Татарстанның иң биек ноктасы "Чатыртау" да " Ачы тау " җырына клип…

31.08.2026 · 12 947 просмотров · канал @ilsiya_badretdinova

Бүген Азнакай районында , Татарстанның иң биек ноктасы "Чатыртау" да " Ачы тау… — публикация канала «Ильсия Бадретдинова»

Бүген Азнакай районында , Татарстанның иң биек ноктасы "Чатыртау" да " Ачы тау " җырына клип төшердек.

Клип төшерергә тәкъдимнәре һәм оештыру эшләрен тулаем үз өсләренә алганнары өчен, шәп сценарий, шәп команда өчен @maidantv каналына рәхмәт әйтәсем килә!

Тиздән әзер булыр😍😍😍

Ә Азнакай турында аерым язам. Килеп төшү белән "ярдәм кирәкме?" дип ах итеп торган җитәкчелек, кайнар чәйләр, өчпочмаклар пешереп сыйлаган апалар🙏. Нык кунакчыл халык! Рәхмәт сезгә!

" Чатыртау"га , " Мин сиңа кайтам әле",- дип киттем. Матурлыгын аңлатып бетереп булмый. Кып-кызыл булып кояш баей, томан төшкән, бәрәңге чүбе яндыралар авылларда...аның исееее... Тау бите тулы чебрец үсә. Җыйдым чәй эчәргә.

Матуууур көн булды бүген!

Азнакайга 23,24,25 ноябрь яңа программа" Мин-хатын кыз". Билетлар сатуда.

Очрашканчыга кадәр❤️❤️❤️

#ильсиябадретдинова

Открыть публикацию в MAX →

Похожие публикации

Категория: Блоги · Регион: Россия